Кичә мин дә, ниһаять, быелгы концертлар сезонын ачып җибәрдем. Затлы, зәвыклы концерт белән! Яраткан җырчымның яңа сезон концерты! Иң күңелемә ошаганы - тамаша башлангандагы башкорт кураена һәм баянга гына башкарылган халык җырлары иде. Ришат һәм Алиянең сихерле моңлы тавышларына бернинди дә аранжировка, заманча компьютер эшкәртүе дә кирәк түгел дигән фикер йөгереп узды... Моңга сусаган күңел бөтен барлыгы белән ял итте.. Аңлыйм, яшьләрнең заманча җырлар ишетәселәре килә. Әйе, заманына күрә яңа җырлар да туарга тиеш. Әмма алар милли рухта иҗат ителеп, безнең халыкка гына хас булган аһәң-моңнары булган, тыңлаучыларның күңелен баетып, тәрбиясен арттыра торган җырлар булсын иде... Моңсыз концерт – матур алдавыч кына бит ул. Ялтырап торган тышы бар, ә эчтәлеге юк🤷‍♀️Тамашачы моңсыз, җансыз концерт тыңлап үзен алдый булып чыга🤔 Ююк, гел халык җырларын гына сузмады Ришат. Өр-яңа җырларын да бүләк итте тамашачысына. Ретро җырларны яңартып та искә төшерде, репертуарында төрле елларда халык яратып өлгергән шәп җырларын да башкарды. Биюләр турында аерым☝️ #РТгруппа'да профессионал биючеләр генә икәнен беләбез, шуңа программадагы һәр бию югары дәрәҗәдә. Ә менә Ришат үзе хәйран гына бии башлаган👍😉 Сәхнә бизәлеше, музыкантлар һәм костюмнар - барысы да югары дәрәҗәдә👍 Ә калганын үз күзләрегез белән күреп, үз колагыгыз белән ишетеп кайтыгыз😉 Утсыз төтен була аламы юкмы икәнен дә төшенерсез дип уйлыйм. Ә Ришатка һәм командасына уңышлы сезон теләп калам. Киләсе очрашуларга кадәр🤗 P.S. Чакыручыларга аерым рәхмәтләрем☺️ #РишатТухватуллин #РишатТөхвәтуллин #УтсызТөтен #RTgroup

Теги других блогов: музыка новый сезон концерты